Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яшәүче бер ханымны авиабилетка заказ биргәндә алдаганнар
Ул сайтларның берсендә авиабилетларга заказ бирә һәм түләү системасы аша 27 мең сумга якын акча күчерә.
(Әлмәт, 22 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полиция авиабилетлар сатып алганда алдау очракларының еш булуы турында кисәтә. Күптән түгел генә шулай мошенниклар тозагына Әлмәттә яшәүче бер ханым да эләккән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ул сайтларның берсендә авиабилетларга заказ бирә һәм түләү системасы аша 27 мең сумга якын акча күчерә. Аңа авиакомпаниянең электрон билетларын шул ук көнне кич белән җибәрергә вәгъдә бирәләр. Җавап булмагач, ханым авиакомпания калдырган номер буенча үзе шалтырата. Ләкин телефонны алучы булмый. Үзен алдаганнарын аңлап, ул полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре әлмәтлегә акчасын кире кайтарырга ярдәм итә.
- Билетларга интернет-сайтлар аша заказ биргән очракта, аның законлы рәвештә эшләвен тикшерегез. Авиабилетларның бәясе актык түбән булган сайтлар сездә шатлану урынына, шик тудырырга тиеш. Билет бәясен, һичшиксез, башка агентлыкларныкы белән чагыштырыгыз.
Таныш булмаган сайттан билет сатып алганда сайтның кайчан барлыкка килгәнен белешегез. Мошенниклыкның тагын бер билгесе дип билет акчасын түләү системасы аша турыдан-туры картага күчерүне сорауны әйтергә була. Иң куркынычсыз ысул - сатып алуда банкның катнашуы, - дип хәбәр итте Әлмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге тикшерүчесе Елена Пущаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз