news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче бер ханым күршесен судка биргән

Сәбәп - күзәтү камерасы "күзләве"

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәтле суд аша күршесеннән торак участогына куелган күзәтү камерасын алып ташлавын таләп иткән.

Ханым күршесеннән уртак торак участогына куйган күзәтү камерасын аның йортының бер өлеше күренмәслек итеп яңадан урнаштыруын үтенә. Ләкин тегесе аның үтенечен санга сукмый. Ханым судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Суд исә җавап бирүчегә карата видеокүзәтү камерасын алып ташларга дигән карар кабул итә, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot