Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшәүче, бал кортлары чаккан өчен, 100 мең сум акча таләп иткән
Умарталык хуҗасын ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.
(Әлмәт, 17 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шәһәр судына Әлмәт районы Нолинка авылында яшәүче мөрәҗәгать итеп, күршесеннән бал кортлары чаккан өчен рухи зыян түләүне таләп иткән.
Ачыкланганча, аның күршесе бал кортларын тоту һәм үрчетү белән шөгыльләнә икән. Ләкин аның умарталары зыян күргән күршесенең йортына якын урнашкан.
Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри.
Ике ел дәвамында күршесенең бал кортлары гариза бирүченең гаилә әгъзаларына күп тапкырлар һөҗүм итә. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Ул күршесенннән 100 000 сум күләмендә рухи зыян өчен компенсация алырга теләгән. Ләкин суд әлеге сумманы 15 000 сумга кадәр киметкән.
Моннан тыш, умарталык хуҗасын бал кортлары асрау буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз