news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче "Автоледи-2019" бәйгесендә өченче урынны алды

Барлык җиңүчеләр да кубоклар, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

(Әлмәт, 20 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Казанда гүзәл затларның машина йөртү осталыгың тикшереп караучы "Автоледи-2019" республика бәйгесенең финалы узды. Анда әлмәтле өченче урынга ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казаннан Алинә Һадиева, икенче урынны Түбән Камадан Наталья Борисенко алса, өченче урынны әлмәтле Людмила Кулагина яулады.

Барлык җиңүчеләр да кубоклар, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Бу бәйгедә бөтен Татарстаннан 67 автомобиль йөртүче катнашты.

Финал ярышлары өч этаптан торды: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан, катлаулы күнегүләрне вакытка башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына социаль реклама баннерлары, видеороликлар әзерләү.

news_right_1
news_right_2
news_bot