news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче алимент түләмәс өчен исемен үзгәрткән

Ике ел эчендә аның бурычы ярты миллион сумга җиткән.

(Әлмәт, 27 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтә яшәүче берәү баласына алимент түләмәгән. Ике ел эчендә аның бурычы ярты миллион сумга җиткән. Алиментлар түләмәс өчен, ир исемен һәм фамилиясен үзгәртергә булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Моны суд приставлары паспорт өстәленә запрос ясаганда ачыклаган. Аларга хәбәр ителгәнчә, Әлмәт кешесе үз фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен алыштырган. Әмма бу аны милеккә арест салудан коткарып калмый.

Суд приставлары бурычлы әлмәтле теркәлгән фатирда булалар. Өйдә аның сеңлесен була һәм ул приставларга абыйсының яшәгән адресын әйтә. Приставлар фатирда булган милеккә арест салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot