news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче 82 яшьлек әби теркәлмәгән корал саклаган

Пенсионер ханымда 5,6 миллиметр калибрлы биш патрон һәм ТОЗ-8 мылтыгы табып алганнар.

(Әлмәт, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 82 яшьлек әлмәтле теркәлмәгән корал саклаган. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Бу турыда җирле басма яза.

Әлмәт районының Кичүчат авылында яшәүче 82 яшьлек пенсионер ханымда 5,6 миллиметр калибрлы биш патрон һәм ТОЗ-8 мылтыгы табып алганнар. Ул әлеге коралны өендә махсус рөхсәт кәгазеннән башка саклаган була.

news_right_1
news_right_2
news_bot