news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче 81 яшьлек әби "оныгына" 50 мең сум белән ярдәм иткән

Билгесез бер кеше, пенсионерның өй телефонына шалтыратып, оныгы бәлага “тарыганын” хәбәр итә.

(Әлмәт, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 81 яшьлек әлмәтле, оныгына ярдәм итәм, дип акчасыннан колак каккан, дип яза җирле басма.

10 сентябрь көнне билгесез бер кеше, пенсионерның өй телефонына шалтыратып, оныгы бәлага “тарыганын” хәбәр итә. Бу проблеманы хәл итү өчен ул акча сорый. Пенсионер ашыгыч рәвештә әлеге абонент номерына 50 000 сум акча күчерә.

Соңрак оныгы белән барысы да яхшы икәнлеге ачыклана, һәм ул полициягә гариза яза. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot