news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче 33 кеше корчаңгы йоктырган

Үткән ел 12 айда 52 кешегә корчаңгы диагнозы куелган булган.

(Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 33 кеше корчаңгы йоктырырга өлгергән, дип яза җирле басма.

Үткән ел 12 айда 52 кешегә корчаңгы диагнозы куелган булган. 33 кешенең 8е 14 яшькәчә балалар, калганнары зурлар. Тире-венерология поликлиникасы мөдире Эльмира Кузьмина искәрткәнчә, корчаңгы ияртүе бик тиз. Моңа корчаңгылы кеше белән кул кысышу, кеше киемен кию, чит урын-җирдә яту яисә үзеңнекендә яткыру да җитә. Инкубация вакыты 5 көннән 14 көнгә кадәр бара. Тәнгә чыккан вак кызгылт таплар вакытында чара күрмәсәң, арта бара. Кичен алар нык кычыта башлый.

– Корчаңгы белән шифаханәдә дәвалану мәҗбүри түгел, өй шартларында да була. Ләкин тикшеренергә кирәк. Гаилә әгъзаларын да карау зыян итми, – диде Эльмира Кузьмина.
Без кайларда гына булмыйбыз. Җәмәгать транспортында, кибетләрдә, башка урыннарда ишек тоткаларын тотабыз, акча кулдан-кулга йөри. Урамнан керү белән берничә кат кер сабыны белән кулны юарга, өс-башны, тәнне чиста тотарга, урын-җирләрне еш алыштырырга киңәш итә безгә табиблар.

news_right_1
news_right_2
news_bot