Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшәүче 2 яшьлек бала республика велосипед ярышларында җиңү яулаган
Нәтиҗәләр буенча, Әлмәттән 2014 һәм 2015 елгылар арасында Иван Овечкин белән Елизавета Кисилева җиңүчеләр булып танылган.
(Әлмәт, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 2 яшьлек бала республика велосипед ярышларында җиңү яулаган, дип яза җирле басма.
10 сентябрь көнне Казанның “Крылья Советов” паркында балалар өчен оештырылган “Обгоняй–ка!” дип исемләнгән велосипед ярышлары булып узды.
Үз көчләрен сынап карау максатыннан яшь спортчылар Россиянең төрле почмагыннан җыелган. Әлмәтнең 41, 46, 48 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче һәм 2 нче лицейның 2-8 яшьләрдәге 6 укучысы шәһәребез данын яклап катнашты.
Балаларны һава торышының салкын булуы да туктатмаган. Ярыш ахырында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләргә лаек булган, ә һәр катнашучы онытылмас тәэсирләр алган.
Нәтиҗәләр буенча, Әлмәттән 2014 һәм 2015 елгылар арасында Иван Овечкин белән Елизавета Кисилева җиңүчеләр булып танылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз