news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшәүче 14 яшүсмер җинаять кылган

1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча 222 балигъ булмаган кеше Әлмәттә профилактик исәптә торган.

(Әлмәт, 3 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 14 яшүсмер җинаять кылган, дип яза җирле басма.

1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча  222 балигъ булмаган кеше Әлмәттә профилактик исәптә торган.

Шуларның 166 сы малайлар, 56 сы кызлар; 165 е мәктәп укучысы, 36 сы урта махсус уку йорты студентлары.

Алар тарафыннан барлыгы 191 административ хокук бозу теркәлгән, 14 кеше җинаятьләрдә (янау, наротиклар саклау) гаепләнә, 3 се шартлы рәвештә хөкем ителгән, 2 се ябык типтагы махсус уку йортларында булып кайткан.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100