news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче 100 яшьлеген билгеләп үтте

Аның 7 баласы, 13 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.

Әлмәттә яшәүче 100 яшьлеген билгеләп үтте
Алсу Мансурова

(Әлмәт, 2 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Алсу Мансурова). Әлмәттә яшәүче  Дарья Миронова кызыклы язмышлы, көчле хатын-кыз. Әле күптән түгел, 24 июль көнне, Дарья әби үзенең 100 яшен тутырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гомер бәйрәме белән котлар өчен кечкенә, әмма якты фатирына якыннары, туганнары һәм шәһәрнең мәртәбәле кешеләре җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагумановтан да котлаулар кабул итте юбиляр. Россия һәм Татарстан Президентларының котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән дә зурладылар үзен.

Шулай ук "Әлмәтнефть" идарәсе хезмәткәрләре, районның ветераннар советы җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсеннән дә аңа җылы сүзләр юлланды, бүләкләр тапшырылды. Олы яшендә булуына карамастан, Дарья әби бик мөлаем, ачык йөзле, энергияле.

Аның 7 баласы, 13 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Күбесе Әлмәттә түгел, Казан, Төмән, Санкт-Петербург, Мәскәү кебек шәһәрләргә таралган. Әмма төрлесе төрле якларда булса да, әбиләренең хәлен белеп, аңа терәк булып торалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot