Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшь балалы гаиләләргә махсус утыргыч бүләк иттеләр
Чараның максаты – туганнан алып балаларны балалар утыргычында йөртү кирәклеген пропагандалау.
(Әлмәт, 3 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Халыкара балаларны яклау көнендә “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы кысаларында өч бәхетле гаиләгә балалар кәнәфие тапшыру тантанасы булды, дип яза җирле басма.
Чараның максаты – туганнан алып балаларны балалар утыргычында йөртү кирәклеген пропагандалау. Бу көнне өч бәхетле ана бик кирәкле бүләккә лаек булды. Алар -Чарыева Гүзәл Зиннуровна - 29 майда 3,690 кг авырлыкта туган кызчыкның әнисе, Нуриәхмәтова Эльвира Ренатовна - 29 майда 4,320 кг авырлыкта туган баһадир малай әнисе, Павлова Альфия Илдусовна - 30 майда 3,370 кг булып туган кыз бала әнисе.
Оештыручылар әлеге акциянең әти-әниләргә баланы ярату – иң беренче чиратта аның турында кайгырту икәнлеген аңларга ярдәм итәр дигән ышанычта калалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз