news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ясалма буа мәйданнарын төзекләндерүгә 100 млн сум акча бирелә

Мәйданда заманча эскәмияләр куелачак, балалар һәм музыка зонасы булдырылачак, җәяүлеләр юллары төзекләндереләчәк.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Әлмәттә ясалма Буа шарлавыкларын төзекләндерүгә 100 млн 237 мең 520 сум акча бүлеп бирелгән. Хезмәт күрсәтү буенча тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Бәйгенең техник биреме нигезендә, мәйданда 69 дизайнер эскәмиясе, 2 су эчү фонтанчыгы һәм 50 чүп савыты урнаштырылачак. Шулай ук зонада балалар өчен һәм музыка җиһазлары куелачак. Моннан тыш, җәяүлеләр юллары ремонтланачак, газоннар ясалачак.

Буа шарлавыклары – ясалма буа мәйданнары, алар Әлмәтнең үзәк өлеше буйлап уза.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot