Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә янгында тугыз кеше коткарылды
Йорт хуҗалары янгын сүндерүчеләргә шунда ук шалтыратмаган, ашыгыч хезмәтләрне шаһитлар чакырткан.
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Әлмәттә янгында тугыз кеше коткарылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бүген иртәнге сәгать унда 112 бердәм номерына Шевченко урамындагы йортларның икенче катында кухня яна башлавы турында хәбәр килде.

Биш минуттан соң янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Подъездда каты төтен булган, төтен күрше фатирларга да үтеп керә башлаган.

Башлангыч версия буенча, янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында башланган. Йорт хуҗалары югалып калган, янгын сүндерүчеләргә шунда ук шалтыратмаган. Ашыгыч хезмәтләрне шаһитлар чакырткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз