news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгын вакытында инвалид ир-ат төтен белән агуланудан үлгән

Янгын электр җиһазлары куллану кагыйдәләрен бозган өчен чыккан.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәрендә тугыз катлы йортта янгын вакытында инвалид төтен белән агуланудан үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төнлә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сөләйманов урамындагы 10нчы номерлы йортта янгын чыгу турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, күршесе ишекне ачкан, тик көчле төтен аркасында фатирга керә алмаган. Ул коткаручыларга фатирда 66 яшьлек инвалид булуын әйткән.

Эчкә кергәч, коткаручылар фатир хуҗасын таба. Аны һавага алып чыга һәм табибларга тапшыра. Медиклар ир-атның үлгән булуын ачыклый.

Башлангыч версия буенча, фатирда электр җиһазлары куллану кагыйдәләрен бозган өчен, караватка ут капкан. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot