news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгын сүндерүчеләр янучы фатирдан хуҗасын коткарган

Янгын төнлә Ленин урамындагы 116нчы йорт фатирларының берсендә чыккан.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Әлмәттә янгын сүндерүчеләр янучы фатирдан хуҗасын коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын төнлә Ленин урамындагы 116нчы йорт фатирларының берсендә чыккан. 65нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре өч квадрат метр мәйдандагы янгынны 9 минутта сүндергән.

Нәтиҗәдә, янгын сүндерүчеләр янучы фатирдан 55 яшьлек хуҗасын һәм аның 51 яшьлек хатынын коткарган. Хатын ис газы белән агуланган һәм бераз бите пешкән, хастаханәгә барудан баш тарткан.

Янгынның беренчел сәбәбе - саксызлык.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot