Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан хуҗасын коткарып калган
Янгын бүген төнлә Ринат Галиев урамындагы 27нче йортта килеп чыккан.
(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Әлмәттә янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан хуҗасын коткарып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәт номерына Ринат Галиев урамындагы 27нче йорт фатирларының берсендә янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Янгын булган урынга килгән 65нче янгын-сүндерү частен күршеләре каршы алган һәм фатирда кешеләр булу мөмкинлеген җиткергән. Янгын сүндерүчеләр бикле ишекне кисеп ачканнар. Алар диванда аңсыз яткан 35 яшьлек хатын-кызны күреп, кислород маскасы кидергән һәм алып чыгып табибларга тапшырган. Йорттан шулай ук 15 кеше чыгарылган.

Янгын сүндерелгән. Янгында суыткыч, кухня гарнитуры янган. Янгынның гомуми мәйданы биш квадрат метр булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз