news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә мең квадрат метрга якын мәйданда янган камышны сүндергәннәр

Янгынның гомуми мәйданы 900 кв метрны тәшкил иткән.

Әлмәттә мең квадрат метрга якын мәйданда янган камышны сүндергәннәр
соцчелтәр

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген көндез Әлмәт шәһәренең Фәхретдин урамында камыш яна башлый.

Ут чыгу турындагы хәбәрне сәгать икенче яртыда 101 телефоны буенча янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәләр.

Янгынның гомуми мәйданы 900 кв метрны тәшкил иткән. Көндезге сәгать өчтә янгын сүндерелгән дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot