news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә янгын чыккан йорттан дүрт олы кешене һәм бер баланы коткарганнар

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын дөрес кулланмау аркасында чыккан.

Әлмәттә янгын чыккан йорттан дүрт олы кешене һәм бер баланы коткарганнар
МЧС РТ

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә Әлмәттә биш катлы йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр дүрт өлкән кешене һәм бер баланы урамга алып чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 2.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Гафиятуллин урамында 27нче йортның өченче һәм дүртенче каты арасындагы электр щиты януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр өч минутта килеп тә җиткән. 65нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре подъездда куе ачы төтен таралуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 12 кеше мөстәкыйль рәвештә, ике баланы әти-әнисе урамга алып чыккан.

Янгын сүндерүчеләр бишенче каттагы подъезддан дүрт олы кешене һәм ике яшьлек баланы коткарган. Ачы төтен аркасында, алар урамга үзләре чыга алмаган.

Янгын 4 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын дөрес урнаштырмау һәм кулланмау аркасында чыккан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100