news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгын чыккан фатирдан ике кешене коткарганнар

26 яшьлек кызга һәм 49 яшьлек ир-атка ис тигән була.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәттә ун катлы йортта булган янгын вакытында ир-ат белән яшь кызны янгын сүндерүчеләр коткарган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кичә кичке якта Зарипов урамындагы 21 йортта янгын чыга. Өченче каттагы фатирларның берсендә йорт җиһазлары яна башлый.

Янгын сүндерүчеләр фатирдан 26 яшьлек кызны һәм 49 яшьлек ир-атны алып чыга. Аларга ис тигән була. Бу кешеләрне хастаханәгә озаталар. Ир-ат реанимациядә ята.

Башлангыч версия буенча, янгын электр җиһазларын дөрес кулланмаганга килеп чыккан булуы ихтимал. 

news_right_1
news_right_2
news_bot