news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгын чыгу нәтиҗәсендә төтен белән тулган подъезддан ике кешене коткарганнар

Тагын 15 кешегә (шуларның өчесе – балалар) янгын сүндерүчеләрнең ярдәме кирәк булмаган, алар йорттан үзләре чыккан.

Әлмәттә янгын чыгу нәтиҗәсендә төтен белән тулган подъезддан ике кешене коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә янгын чыгу нәтиҗәсендә төтен белән тулган подъезддан ике кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Нефтьчеләр урамында урнашкан 17нче йортның җиденче катындагы бер фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә янгын нәтиҗәсендә подъезд төтен белән тулган була. Алар йортта ике кешене табып, коткару битлекләре ярдәмендә урамга чыгарган. Тагын 15 кешегә (шуларның өчесе – балалар) янгын сүндерүчеләрнең ярдәме кирәк булмаган, алар йорттан үзләре чыккан.

Коткарылган ике кешене Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.


news_right_1
news_right_2
news_bot