news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яман шеш белән авыручылар саны арта

Иң күбе бу авыру сөт бизләрендә ачыклана

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Соңгы елларда Әлмәттә яман шеш белән авыручылар саны арткан. Шәһәр халкының һәр 53 нче кешесе әлеге хәтәр авыру белән онкология диспансерында исәптә тора. Иң күбе яман шеш сөт бизләрендә ачыклана. Икенче урында үпкә һәм тире рагы тора. Аны башлангыч стадиясендә үк ачыклау да соңгы айларда 6,2 % ка арткан. Димәк, вакытында әлеге чирне дәвалап, тулысынча савыгучылар күбәячәк, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары”газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot