news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ялгыз әби фатирында бикләнеп, 5 тәүлек чыга алмый азапланган

Коткаручыларга фатир ишеген ватып керергә туры килгән

 (Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт шәһәренең Дружба урамында яшәүче әбинең фатир ишеген ватып керергә туры килә, дип хәбәр итте бүген “Әлмәт таңнары” газетасы.

Коткаручыларга күршеләреннән, әби ишеген биш көн ачмый, дигән хәбәр килә. Баксаң, 71 яшьлек пенсионерның хәле бетеп, хәтта ишек тә ачарга мөмкинлеге булмаган. Аны коткарып, тиз арада беренче ярдәм күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot