news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “яланаяклы солтанбикәне” котладылар
Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанованың юбилей кичәсе узган иде
Скопировать ссылку
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанованың 65 яшьлек юбилей кичәсе узган иде.
Луиза Солтанова – театрның тере легендасы. Ул театрга 18 яшендә үзешчән сәхнәдән килә. Һәм беренче роле – Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Яланаяклы кыз” спектаклендәге Гөләндәме белән тамашачы күңелен яулый һәм халык теленә “яланаяклы кыз” булып керә. 47 ел иҗат гомерендә актриса 165 образ тудырган. Күпчелеге – героинялар. Ул иҗат иткән образлар табигый дөреслеге, психологик тирәнлеге, эчке матурлыгы, моңлы җыры белән онытылмаслык булып уелып калган. Хыялсыз артист – канатсыз кош булыр иде. Бер әңгәмәдә Луиза Солтанова тирән психологик “Ана” образы турында хыялы булуын әйтә. Ә тормышта ул - бу ролен җиренә җиткереп башкарган ана. Ире – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев белән ике ул үстергәннәр. Г.Камал театрыннан килгән котлау белән килгән Әзһәр Шакиров та чыгышында шуны ассызыклады. “Яраткан сәхнәсеннән китеп торды, улларын тәрбияләп, гаилә учагын тотты, ире Камилгә үсәргә мөмкинлек куйды”, - диде танылган актер. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева да “труппага талантлы, театрга сәләтле яшьләр килә, ләкин Луиза Солтанова кабатланмас, дип бәяләде.
Котлаулар актриса катнашындагы бенефис-спектакль – Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Утрау” музыкаль комедиясе белән дәвам итте. Бу турыда “Татар-информ”га Әлмәттән Ләйләгөл Минаева хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2