news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә ял көннәрендә агач үсентеләре тараттылар

Агачлы булу өчен макулатура, пластик шешәләр, кием-салым алып килү шарт иде.

Әлмәттә ял көннәрендә агач үсентеләре тараттылар
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ял көннәрендә экология һәм табигатьтән файдалану департаменты "Экосервис", балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә һәм "Изгелек кыл" мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә әлмәтлеләргә агач үсентеләре таратты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агачлы булу өчен макулатура, пластик шешәләр, кием-салым алып килү шарт иде. 

Әлеге акция шәһәребездә берничә ел дәвамында язын да, көзен дә уздырыла. Аның хакында хәбәрдар булган әлмәтлеләр күптән инде йорт тирәләрен яшелләндереп бетерде. Алмагач бакчасы булдыручылар да бар.

 – Мин акциядә берничә тапкыр катнашам инде. Махсус шуның өчен газеталарны җыеп барам, берничә айда байтак җыела. Пластик шешәләр дә алып килдем бу юлы, - ди Расих абый Сәлманов. – Бик файдалы чара оештыралар. Без дә экологиягә зыян китермичә, икенчел калдыклардан котылабыз, агачлы да булабыз. Департамент изге эш башкара.

Бу кадәр агачларны кая утыртып бетерәсез соң дип соравыма ул авылдагы бакчасыннан урман ясарга теләвен әйтте:

- Вакыт булган саен авылга кайтабыз. Күңел шунда тарта, авыл балалары бит без. Нигезне карап торабыз. Без утырткан агачлар балаларга да калачак. Бушка таратканда алырга кирәк. Күршеләргә дә әйткән идем әле. Бүген агач утырту көне була бездә.

Расих абый кебекләр бу көнне күп иде. Иртәнге сәгать 10 га 16 кубометр макулатура җыелырга өлгерде. Күбесе акция турында социаль челтәрләр аша белгән.

– Үз гомеребездә күпме макулатура тапшырдык без. Элек аны мәктәптә еш оештыралар иде бит. Тимер җыйганны да хәтерлим әле. Ярыша-ярыша җыя идек. Бик тырышларга бүләккә китап бирәләр иде. Агачны да күп утырттык. Ул урманнар шаулап утыра инде хәзер. Күңелле заманнарда яшәдек, эше дә гөрләп барды, зарланмадык та. Хезмәт сөеп үскән буын без. Иске Әлмәттә үз йортыбыз белән яшибез. Бүген алган агачларны капка төбенә утыртам, – дип бүлеште Атлас абый Хәсәнов.

Әлмәттә икенчел чималны агачка алыштыру алтынчы ел гамәлгә ашырыла икән инде. Бу юлы экология департаменты хезмәткәрләре халыкка ак чыршы, эрбет, имән, өрәңге, юкә, алмагач, карагач өләште. Бер үсенте алу өчен 5 кг макулатура яки 1 кг пластик шешә, шулай ук 2 кг кием тапшырдылар.

Җыелган икенчел чимал эшкәртү өчен «Экосервис»ка озатыла, дип белдерде оештыручылар. Әйләнә-тирәне саклауга үзләреннән саллы өлеш кертүче әлмәтлеләр исә мондый акцияләрнең дәвамлы булуын теләде.

Акция барышында 24 тонна макулатура, 46 кг пластик шешә һәм бик күп кием-салым җыелган. 800 алмагач, меңәр ак чыршы, эрбет, имән, өрәңге, юкә үсентеләре таратылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100