news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ягып җылыту сезоны ачылды

Җылылык җибәрү чорында идарәче компанияләр көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Әлмәттә ягып җылыту сезоны ачылды
Султан Исхаков/архив

(Әлмәт, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә салкыннар башлану сәбәпле, күпфатирлы йортларда ягып җылыту сезоны башлануны 23 сентябрьгә күчерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гыйрфанов бу турыдагы тиешле карарга кул куйды.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Әлмәттә җылыту сезоны 25 сентябрьдә башланырга тиеш иде.

Шәһәр хакимияте әлмәтлеләрдән күршеләрен су басу очраклары булмасын өчен, фатирларда батареяларның торышын тикшерүне сорый.

Җылылык җибәрү чорында идарәче компанияләр көчәйтелгән режимда эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot