news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәттә ягулык салу станцияләрендә һава яхшырачак

Ягулык парларын тотып калу системалары урнаштырылачак

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Республика буенча 260 ягулык салу станциясендә уникаль технология кулланылып, аларда ягулык парларын тотып калу системалары урнаштырылачак.
Бу эш 2020 елга кадәр үткәреләчәк. Иң беренче булып яңа системалар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ягулык салу станцияләрендә кертеләчәк. Яңалык атомосфера һавасына пычратучы матдәләрнең азрак эләгүенә булышлык итәчәк, экологик хәлне яхшыртачак, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100