Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яңартылган балалар бакчасы ачылды
Төзүчеләр район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
(Әлмәт, 1 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Ирина Апачаева). Узган елның март аенда Габдрахман авылында өр-яңа балалар бакчасы ачылган иде. Яңасы булды дип, элеккеге балалар бакчасын сүтәргә ашыкмадылар. Капиталь ремонт уздырып, ясле төркемнәре ачтылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Узган ел тапшырылган бассейнлы "Ландыш" балалар бакчасы 60 урынга исәпләнгән иде. Президент программасы буенча төзелгән әлеге учреҗдениегә авылдашлары Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләсе матди-техник база өлешендә, затлы җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтте.
"Бинага тулысы белән реконструкция ясалды. Элек 3 төркем иде. Балалар бер бүлмәдә ашады, уйнады, йоклады да. Хәзер исә барысы да аерым-аерым. Төп азык-төлек блогы яңа бинада. Ашарга анда әзерләп, махсус савытларга салып монда алып киләбез", - диде бакча мөдире Альбина Мәкъсүтова.
Яңартылган бакчада ике төркем эшли. Беренчесенә 1,5 тән 2 яшькә кадәрге 15 нәни кабул ителсә, икенчесенә 2 дән 3 яшькә кадәрге сабыйлар йөри. Габдрахманда балалар бакчасына кытлык юк хәзер. Түбән Мактама, Әлмәттән килүчеләр дә бар.
Төзүчеләр район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз