Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яңа яр буе төзергә планлаштыралар
Проектны Татарстанның «Татнефть» акционерлык җәмгыяте компаниясе тәкъдим иткән.
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Әлмәт сусаклагычы яры Казандагы яр буе белән чагыштырырлык итеп ясыйлар. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Әлмәт районы башлыгы һәм Әлмәт шәһәре мэры Айрат Хәйруллин сөйләде.
“Бу зур күлле искиткеч матур урын, Казансу елгасыннан 10 тапкыр зур”, - диде Хәйруллин.
Район башлыгы сүзләренчә, яңа яр буе төзелешен «Татнефть» акционерлык җәмгыяте компаниясе тәкъдим иткән. Компания бу урында эш башлаган.
Әңгәмәнең видеосын “Татар-информ”ның YouTube каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз