Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яңа велоюллар барлыкка килде
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин 50 км чамасы велоюл салынды, киләчәктә аның озынлыгын 200 км га җиткерү планлаштырыла дип белдерде.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә. Биредә ул Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелә торган чараларда катнаша дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов беренче эш итеп велосипед инфраструктурасы үсеше белән танышты. Аерым алганда, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин 50 км чамасы велоюл салынды, киләчәктә аның озынлыгын 200 км га җиткерү планлаштырыла дип белдерде. Проектны тормышка ашыру өчен Швеция белгечләре җәлеп ителгән.
Моннан тыш, велопарковка урнаштыру буенча эш бара. Исәпләүләр буенча, шәһәргә барлыгы 12 меңгә якын парковка урыны таләп ителә. Бүгенгә 2770 урын булдырылган.
Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, Әлмәттә ел дәвамында велосипедта йөрергә мөмкин булачак. Моның өчен кар чистарту техникасы сатып алынган.
Велоюллар төзелеше җәмгыяви киңлекләр һәм җәяүлеләр зонасын үстерү белән бергә алып барыла. Сораштырулар буенча, мондый инфраструктура булган очракта әлмәтлеләрнең 70 проценты ике тәгәрмәчле транспортка күчеп утырырга әзер.
Республика лидерын Татарстан вице-премьеры - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчеләре Ринат Сабиров һәм Шәфәгать Тәхаутдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озатып йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз