news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яңа скульптура ачыла

Әлеге композиция бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп ясала.

(Әлмәт, 23 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 25 август көнне Әлмәттә танылган Санкт-Петербург авторы Павел Игнатьевның «В этом удивительном лесу.../...Бу кап-кара урманда...» скульптурасы ачыла, дип яза җирле басма.

Әлеге композиция бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп ясала. Ул “Алтын алмалар турында әкият” паблик-арт программасы кысаларында “Татнефть” жәмгыятенең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.

Бәйрәм кунакларын күңелле тамаша һәм сюрпризлар көтеп кала. Программа шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры һәм «Легкие крылья» урам театры артистлары чыгышларын һәм шоссе велоярышларын да үз эченә ала

news_right_1
news_right_2
news_bot