Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яңа сәүдә урыны барлыкка килде
Үзләре җитештергән продукцияләре белән сәүдә итү өчен хәзер әлмәтлеләргә базардан акча түләп урын алырга кирәк булмаячак.
(Әлмәт, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шәхси хуҗалыклары булганнарга һәм фермерларга үзләре җитештергән яшелчә-җимеш һәм ит-сөтләрне тоткарлыксыз сату өчен тагын бер мөмкинлек тудырылды. Әлмәт районы башлыгы инициативасы белән үзәк базар янында алар өчен махсус павильоннар урнаштырылды, дип яза җирле басма.
Әлеге павильоннарда бары тик авыл хуҗалыгы азык-төлеге генә сатылачак. Үзләре җитештергән продукцияләре белән сәүдә итү өчен хәзер әлмәтлеләргә базардан акча түләп урын алырга кирәк булмаячак.
– Урыннар бер яклап бушлай бирелә. Инде 12 урынны алдылар. Алар бирегә килә, сатуга алып чыккан әйберләрен күрсәтә һәм иркенләп эшли ала. Сәнәгать әйберләре сатарга рөхсәт ителми. Каршы яктагы павильоннардан урын башка төбәкләрдән килүчеләргә түләүле шартларда тәкъдим ителә, – дип аңлатты әлеге сәүдә ноктасы администраторы Юрий Колесников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз