Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яңа күргәзмә ачылды
Ачык төсләргә буялган һәм яхшы кәеф бүләк итә торган картиналарның авторы – Лана Медвецкая
(Әлмәт, 7 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яңа күргәзмә ачылды.. Рәсем сәнгатен сөюче кала халкы һәм кунаклары бер килүдә шулай ук Гималай тауларында да «булып китә» ала, дип яза җирле басма.
Ачык төсләргә буялган һәм яхшы кәеф бүләк итә торган картиналарның авторы – Лана Медвецкая. «Рисованный Экватор» халыкара арт-проекты илчесе тумышы белән Әлмәттән. Шуңа күрә бу күргәзмә авторның үзе өчен дә зур әһәмияткә ия.
– Мин биредә тудым, биредә мәктәп бетердем. Укыган вакытта ук картиналар галереясенә йөрергә ярата идем, – дип сөйләде ул күргәзмәне ачу тантанасына килгән күпсанлы дуслары, якыннары һәм сәнгать сөючеләрне сәламләп.
Академик, професор, Россяинең халык рәссамы Петр Козорезенконың укучысы булган Лананың иҗаты үз эченә рәсем сәнгатеннән тыш курчаклар ясау осталыгын да сыйдыра. Аның хезмәтләре Россия, Япония, Европа һәм Америка шәхси коллекционерлары фондында саклана. Лана Медвецкая бүген иң танылган заманча рәссамнарыннан санала.

Якташыбызның күргәзмәсенә килүчеләр берочтан «Центр духовной культуры» халыкара иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән «Гималаи. Тибет» фотокүргәзмәсе белән дә таныша ала. Биредәге хезмәтләр шултиклем осталык белән эшләнгән ки, алар каршында басып торганда үзеңне мәгърүр тау итәгендәге тузан бөртеге кебек хис итәсең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз