news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Әлеге урынга биредәге мәдрәсәне тәмамлаган, бүгенге көндә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе булган Исмаил хәзрәт Сингатуллин билгеләнде.

Әлмәттә яңа имам-мөхтәсиб сайланды
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 6 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә яңа имам-мөхтәсиб сайланды.

Шактый киң яңгыраш алган шау-шулардан соң, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлеге вазифадан китүе турында гариза язды.

Әлеге урынга биредәге мәдрәсәне тәмамлаган, бүгенге көндә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе булган Исмаил хәзрәт Сингатуллин билгеләнде.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәтеннән һәм Президент аппаратыннан вәкилләр, Әлмәт муниципаль районы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү секторы мөдире Илшат Котбиев, район һәм шәһәр имамнары катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot