Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә “Яңа эра” яшьләр иҗаты фестивале булып үтте
Әлеге чара нефть шәһәрендәге яшьләрнең музыка белән үсүен һәм яшәвен тагын бер кат раслады
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәтнең “Татарстан нефтенә - 60 ел” исемендәге шәһәр паркында яшьләр иҗатына багышланган “Яңа эра” фестивале булып үтте. Бу хакта “Знамя труда” хәбәр итә.
Әлмәт яшьләре төркемнәргә берләшеп, яңадан-яңа җырлар язалар, аларны студиядә яздыралар. Килеп туган трек соңыннан Интернетта барлыкка килә. Биредә аларның иҗатын рэп иҗатчылары бәяли. Ләкин музыкантларның чын сәхнәдә чыгыш ясау теләген бу гына баса алмый шул. Фестивальне оештыруның төп максаты да шунда: хип-хоп, рэп, битбокс белән кызыксынучы һәм шөгыльләнүче яшьләрне бер сәхнәгә җыю.
Фестивальне оештыруга ике – “One‘n‘One” һәм “Равновесие” төркеме вәкилләре алынган. Иң беренче эшләре итеп районның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетына мөрәҗәгать иткәннәр. Комитет җитәкчелеге ярдәме белән шәһәр паркыннан бию мәйданчыгы ясатуга карата рөхсәт алганнар. Тиешле музыкаль җайланмаларны мәдәният идарәсе биргән.
Фестивальгә шәһәрнең танылган төркемнәре белән берлектә бу өлкәдә башлап йөрүчеләр дә чакырылган иде. Чара ике өлештән – музыка һәм күңел ачудан гыйбарәт булды. Беренче өлештә 7 рэп төркеме чыгыш ясады. Алар арасында “Crime” исемле яңа кызлар төркеме дә бар иде. Икенче өлештә исә “Monster Dance Crew” биючеләр төркеме һәм битбоксчы Битмен кушаматлы Равил Гомәровлар чыгыш ясадылар.
Фестиваль лирик нота белән төгәлләнде. Сәхнәдә “Равновесие” төркеме чыгыш ясады. Аларның инде биредә фанатлары да күп, даны да киң җәелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз