news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Яңа ел чыршысы утларын кабызды

Шул уңайдан оештырылган тантанада “Кар бабай” кул эшләнмәләре бәйгесе үткәрелде.

 (Әлмәт, 20 декабрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәттә яңа ел чыршысының утларын кабызуга бәйле тантана узды. ”Әлмәт таңнары” газетасы бәйрәм программасына кергән чаралардан репортаж тәкъдим итә.

Бәйрәм көндез 13.00 сәгатьтә башланды. Кыш бабай киемнәренә киенгән бер төркем әлмәтле велосипедларда шәһәр халкын тамашага чакырып йөрде. «Нефтьче» мәдәният сарае каршындагы мәйданда бала-чагалар чанада, тимераякта шуды.

Быел Әлмәткә чанага җигелгән боланнар белән хаски токымлы этләр дә китерелгән иде. Чукотканың милли торагы булган чумга тематик экскурсия, ул төбәктә яшәүче халыкның кайбер милли уеннарында катнашу күпләрне кызыксындырды. 

Шәһәр һәм районда алдан игълан ителгән «Кар бабай» кул эшләнмәләре бәйгесенең җиңүчеләре өчен аерым мәйданчык булдырылган иде.Шунда ук курчак театрын тамаша кылу мөмкинлеге дә каралган иде.

Чыршыга ут кабыныр алдыннан әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларының иң яраткан урыны булган шугалакта киләчәк ел символы Әтәч һәм аның даирәсе костюмнары парады булды.

Аннары бәйрәмне Яр Чаллыдан ди-джей Саня Вегас, ди-джей Макс Горький дәвам итте. Алар оештырган дискотекада «Зеркальные люди» төркеме кушылып биеп һәм кунакларны да биетте. Бу вакытта шугалакка гаять зур «ак аю»лар чыкты. «Молодежка» сериалы артистлары Влад Канопка һәм Иван Мулинның килүе яшьләрнең күңеленә аеруча хуш килде. Алар телевизион йолдызлар белән фотога төшәргә ашыкты.

Әлмәтлеләрне бәйрәм белән район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин тәбрикләде.

Кыш бабай белән бергәләп яңа ел чыршысының утларын кабызганнан соң, бозда «Айсберг» клубы моржлары тамашасы узды. Бәйрәмдә шулай ук «Пилмәннәр көрәше» һәм «Халык оливьесы» шоу-программасы да уңышлы чыкты, диелә Әлмәттән алынган хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100