Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә Яңа ел чыршыларын терлекләр ашаячак
Тыгызлап «яшел йөк» белән тутырылган дүрт машина мөгезле эре терлеккә азык итеп озатылды.
(Әлмәт, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте департаменты тарафыннан шәһәрнең идарәче компанияләре базасында кырыкка якын чыршы җыю ноктасы оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Берәүләр чыршыларны чүп контейнерларына чыгара, икенчеләре аларны урамда калдыра. Әмма мондый ысуллар экологик таләпләргә туры килеп бетми. Контейнер мәйданчыкларында агачлар күп урын били һәм чүп чыгару чыгымнарны арттыра.
Гыйнвар аенда СУ-2 «Экосервис» мәйданчыгында чыршыларны күпләп җыю оештырылды. Чыршыларны дүрт машинага тыгызлап тутырып, «Аппак» хуҗалыгына мөгезле эре терлеккә азык итеп озаттылар.
Кыш көне терлекләр яшел азыктан мәхрүм ителгән, шуңа күрә чыршылар алар өчен файдалы күчтәнәч була. Чөнки аның ылысларында микроэлементлар күп. Мондый тукланудан сөтнең сыйфаты да арта. Агач калдыкларын ваклап онга кушарга була. Бу катнашманы үрдәкләр, тавыклар һәм казлар өчен витаминлы өстәмә азык буларак та файдаланылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз