Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә йөзү ярышларында мөмкинлекләре чикле балаларга татлы бүләкләр өләштеләр
Беренче, икенче һәм өченче урын ияләре исә грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
(Әлмәт, 25 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 16 нчы мәктәбендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында йөзү беренчелеге узды. Ярышта катнашучыларга татлы бүләкләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ярышларда шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 62 бала катнашты. Алар 25 метр дистанцияне йөзеп чыгарга тиеш иде. Яшь спортчыларны йөзү федерациясенең башкарма директоры Ринат Шәйхаттаров сәламләде.
Беренче, икенче һәм өченче урын ияләре исә грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз