news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә йөкле хатыннар өчен грипптан махсус вакцина кайткан

Шәһәрнең булачак әниләренә консервантлар кушылмаган “Совигрипп” вакцинасын ясаячаклар.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәт районында да, республикадагы кебек үк, халыкка грипптан вакцинация ясау башланды, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, быел йөкле хатыннар өчен консервантлар кушылмаган “Совигрипп” махсус вакцинасы булдырылган. Аны өченче триместрдан кулланырга була. 

“Вакцинациянең төп әһәмияте шунда, грипп йоктырган очракта да кешедә җитди авырулар, шулай ук грипп вирусыннан үлем очрагы булмаячак. Узган елларда вакцина кадатмаган кешеләр арасында андый хәлләр булуы билгеле”, - дип аңлата Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Әнвәр Абдулов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot