news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә "Владимир Спиваков фонды академиясе" иҗади дәресләр бирәчәк

Шундый ук дәресләр алга таба күрше Азнакай, Нурлат һәм Лениногорск районнарында да үткәреләчәк.

(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Знамя труда") "Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар – балаларга. Татарстан" мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Әлмәттә 18 ноябрьдә фортепиано, скрипка, саксофон, аккордеон, вокал, сынлы сәнгать, хореография белгечлекләре буенча мастер-класслар узачак, дип хәбәр итә районның "Знамя труда" газетасы сайты.

Бу дәресләрне Әлмәтнең Ф.Яруллин исемендәге музыка көллиятендә, 1нче Балалар музыка мәктәбендә, Картина галереясендә һәм Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә күренекле музыкант, дирижер Владимир Спиваков исемен йөрткән фондның мөгаллимнәре, танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре үткәрәчәк. Шул ук көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда Владимир Спиваков фонды стипендиатлары, Әлмәт, Зәй, Сарман районнары иҗат коллективлары катнашында концерт узачак.

Шундый ук чаралар 19, 20, 21 ноябрь көннәрендә күрше Азнакай, Нурлат һәм Лениногорск районнарында да үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100