news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә видеокамераларга була җинаятьләр ачыкланган

Хокук бозу профилактикасы буенча ведомствоара комиссиясендә сүз күбрәк тәртип саклау пунктлары эшчәнлеге турында барды.

(Әлмәт, 13 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шушы көннәрдә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин район активлары белән берлектә хокук бозулар буенча зур утырыш уздырды. Шәһәрдә һәм районда тәртипне саклау, хокук бозу очракларын киметү буенча башкарылган эшкә нәтиҗә ясап, район башлыгы иң элек «Куркынычсыз шәһәр» проекты эшчәнлеге белән таныштырып узды. Агымдагы елда әлеге проект кысаларында районда барлыгы 886 видеокамера урнаштырылган һәм аларга була 24 җинаятьне фаш иткәннәр, тагын 170 административ эшне тикшергәннәр, дип яза җирле басма.

Тәртип саклау җәмәгать пунктларының соңгы елларда ачылуы полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген күпмедер дәрәҗәдә яхшы якка үзгәртүен дә ассызыкладылар киңәшмәдә. Районда бүген дистәдән артык ТОСлар белән бер урында урнашкан шундый пунктлар бар. Биредә участок полицияләре белән берлектә профилактик эш алып барыла.

Агымдагы елда, мисал өчен, 2000 нән артык имин булмаган гаилә һәм исәптә торган 4223 кеше тикшерелгән. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын киметү буенча да ел әйләнәсе эш алып барыла.

Агымдагы елда төрмәдән чыгучылар арасында хокук бозу очраклары 15,9 % ка, ә автотранспортларны урлау очраклары 28,6% ка ук кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100