Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ВИЧ профилактикасы турында фикер алыштылар
Акция быел Роспотребнадзор идарәсендә дә үтте.
(Әлмәт, 7 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26 ноябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан “ВИЧ-статусыңны бел” дигән лозунг астында барган “ВИЧ/СПИД стоп” Бөтенроссия акциясенә Әлмәт районы да кушылды.
Чараларның беренчесе 22 ноябрь көнне В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Әлмәт филиалында район хезмәтләре һәм “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы (Казан шәһәре) вәкилләре катнашындагы оештырылган фикер алышу мәйданчыгы булды.
Атна дәвамында чаралар уку йортларында һәм предприятеләрдә оештырылды. Яшүсмерләр клубларында тематик әңгәмәләр оештырылса, мәктәпләрдә исә өлкән сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре вакытында табиблар белән очрашулар узды.
Акция быел Роспотребнадзор идарәсендә дә үтте. Әлеге проблема нәкъ менә зурлар арасында актуль булганга күрә, мондый төр чаралар хезмәт коллективларын да читтә калдырмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз