news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ВИЧ-инфекциянең 7 очрагы теркәлгән

Республикада исә 21 очрак

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Узган атнада республика буенча ВИЧ-инфекциянең 21 очрагы теркәлгән.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хәбәр итүенчә, яңа ачыкланган шул 21 очракның 4 се Казанга, 6 сы Чаллыга туры килә. Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат, Аксубай районнарында 1 әр очрак теркәлгән. Ә менә бу юлы Әлмәт - исемлекнең башында. Бездә 7 очрак теркәлгән, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot