Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ВИЧ-инфекциядән 489 кеше үлгән
СПИД үзәгендә 1100 кеше исәптә тора
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). “Европа иҗтимагый оешмалары 21 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр ”ВИЧка тест ясау буенча Европа атналыгы” акциясе уздыра. Әлеге акциягә Татарстан, шул исәптән Әлмәт тә, теләктәшлек белдерә.
Республика СПИД-үзәге мәгълүматлары буенча, 1987 елдан алып быел октябрьгә кадәр Татарстанда ВИЧ-инфекция йогуның 17926 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Әлмәттә исә 2000 елдан башлап 2014 октябренә кадәр 1979 ВИЧ-инфекцияле кеше булуы ачыкланган, аларның 489 ы инде үлгән. Бүген Әлмәт СПИД-үзәгендә 1100 кеше исәптә тора. Белгечләр елына ике тапкыр тикшеренеп торырга киңәш итә. Быел 10 айда безнең район буенча 62551 кеше тикшерү узган, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы. Шулай ук төрле акцияләр вакытында төкерек буенча ВИЧка экспресс-тест уздыру оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз