news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә ветеринария табиблары киңәшләште

Сыйфатлы сөт җитештерү хакында сүз барды

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Әлмәт районы “Ярыш” хуҗалыгы базасында республиканың көньяк-көнчыгыш районнары ветеринария белгечләре семинар-киңәшмәсе булды. Анда, башлыча, сыйфатлы сөт җитештерү хакында сүз барды.

Бу, әлбәттә, иң башта савым сыерларының сәламәтлегенә бәйле. Җитештерелә торган продукция санитар таләпләргә туры килсен өчен, малларны да, сөтне дә тикшереп торырга кирәк.

Семинарга җыелганнарга республикада гамәлгә куелган программа нигезендә хуҗалыкларга таратылган препаратны куллану серләрен аңлаттылар, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100