Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә ветераннарның “Балкыш” фестиваленең зона туры уза
Жюрида исемнәре халкыбызга яхшы таныш Шамил Әхмәтҗанов, Лима Кустабаева, Рамил Курамшин, Венера Гәрәева һәм башкалар бар
(Әлмәт, 8 сентябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгеннән өлкән яшьтәге 400 ләп үзешчәне җыелды. Быел әлеге хәрәкәткә биш ел, ә фестивальнең дүртенче тапкыр үткәрелүе, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Әлмәтлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул өлкәннәрнең үзләренең энергияләре, дәртләре белән яшьләргә үрнәк булуын билгеләп үтте, уңышлар теләде.
Ветераннарның республика иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков ассызыклаганча, фестивальдә катнашучылар саны арта бара. Беренче фестивальдә 3,5 мең кеше катнашса, узган ел аларның саны 10 меңнән дә артып киткән. Әлмәтлеләр - безнең фестивальнең көзгесе, сезнең катнаш хор үзе генә дә ни тора, диде ул.
Жюри рәисе - Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов та көньяк-көнчыгышның талантларга бай төбәк булуын, алар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу авыр булачагын таныды. Жюрида исемнәре халкыбызга яхшы таныш булган Лима Кустабаева, Рамил Курамшин, Венера Гәрәева һәм башкалар бар.
Зона турын ачу тантанасында район һәм республика мәдәниятенә зур өлеш керткән ветераннарга бүләкләр дә тапшырылды.
Әлмәтлеләр жюри һәм тамашачылар хөкеменә “Сәрбиназ”, “Сеспель” һәм “Гармония” ансамбльләре, Галина Бибанина, Валерий Саматов, Роберт Андреев, Валентина Нечаева һәм ветераннарның катнаш хоры чыгышларын тәкъдим итте. Башка районнар да искиткеч концерт номерлары белән килгән иде, дип хәбәр итәләр Әлмәттән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз