news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ветераннарны Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйлар

Әзербайҗан диаспора башлыгы Фикрәт Бакиров ветераннарга РФ Президенты һәм район башлыгының котлау открыткаларын тапшырды,изге теләкләрен җиткерде.

(Әлмәт, 8 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бу көннәрдә сугыш һәм тыл ветераннарының ишеге ябылып тормый. Предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар һәм башкалар аларны Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрикләп өйдән-өйгә йөри. Бүген Нариман Асанов гаиләсе дә кунаклар кабул итте, дип яза җирле басма.

Нариман абзый да, аның хәләл җефете Сания апа да – тыл хезмәтчәннәре. Сугышның нәрсә икәнлеген, нинди зур кайгылар китерүен гаиләләре мисалында яхшы беләләр. Әтиләре Исмаилны фронтка биш улы озатып кала. Аннан хатны өзелеп көтүләре әле дә хәтерендә Нариман абзыйның. 12 яшьлек үсмернең барлык вакыты колхоз эшендә үтә. Җиңү хакына кайчакларда йокыны да онытырга, ачлыкка түзәргә туры килә. Бәхеткә, Исмаил ага сугыштан исән кайта. Ә менә Сания апаның әтисе өч баласын ятим калдырып 27 яшендә яу кырында башын сала.

– Икебез дә бер авылдан без – Мордовиянең Инсар районындагы Яндавишчадан. Хәзер бу торак пункт юк инде. Авылның бик күп ир-аты фронттан кайтмады. Хәтта бер гаиләдән берничәшәр улларын югалтучылар да булды. Җиңүне нык көттек, ул зур югалтулар бәрабәренә ирешелде, – ди бертавыштан Асановлар.

Нариман ага 5 ел флотта хезмәт итә. Әлмәткә 1961 елда күченеп киләләр. Биредә ул партия мәктәбен, нефть техникумын тәмамлый, төрле җирләрдә слесарь, мастер, коткаручы булып та эшли. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары да, кызлары да бүген әти-әнисенең терәге.

– Шөкер, хәзер тормышлар үзгәрде. Ашарга һәм киенергә нәрсә телисең, шул бар. Бер телем икмәккә интеккән чаклар күп булды. Шуларны искә төшергәндә әле дә күздән яшьләр килә. Иң зур теләгебез – дөньяларда тынычлык булсын. Тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк. Бүгенге тормыш – үзе зур бәхет, – дип тели 59 ел бергә иңгә-иң торып гомер кичергә Нариман ага белән Сания апа.

Алар ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтүләренә, хәлләрен белеп торуларына сөенәләр. Кичә социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, «Бирлик» азербайҗан диаспорасы үзләрен Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлап, күчтәнәчләр белән килгән иде. Диаспора башлыгы Фикрәт Бакиров ветераннарга РФ Президенты һәм район башлыгының котлау открыткаларын тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Алар тарафыннан шушындый ук игътибар бүген тагын 12 ветеранга күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot