Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә велотөн узачак
Велоузышта катнашучыларга аерым таләпләр дә бар.
(Әлмәт, 5 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 7 июльдә Әлмәт шәһәрендә "велотөн" узачак, дип яза җирле басма.
Тематик чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен 21.30 сәгатьтә Ленин мәйданына килергә кирәк. Велоузышта катнашучыларга аерым таләпләр дә бар: беренчедән, һәркем юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш, икенчедән, куркынычсызлык өчен кирәк булган барлык чараларны да күрү сорала. Велосипедның алдында һәм артында фонарь, яктылыкны кире кайтаручы кием (жилет, браслет һ.б.) һәм су булуы шарт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз