Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә велосипедларны прокатка бирү проекты гамәлгә куелачак
Яңа система - Маганов Наил Өлфәт улының шәһәргә бүләге.
(Әлмәт, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Киләсе елда Әлмәттә велосипедта йөрергә яратучыларны куанычлы яңалык көтә, дип яза җирле басма.
Бу хакта Айрат Хәйруллин журналистлар белән очрашуда белдергән. Велоинфраструктураның өченче этабын тормышка ашыру кысаларында шәһәрдә велосипедларны прокатка бирү проекты гамәлгә куелачак. Ярты сәгать йөрү нибары ун сумга төшәргә тиеш.
Яңа система Маганов Наил Өлфәт улының шәһәргә бүләге. Махсус велосипедлар сатып алыначак. Бу социаль проект. Шуңа да бәяләр түбән. Хәтта мәктәп укучылары да моннан файдалана алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз