news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә велосипедларны прокатка бирү буенча социаль проект гамәлгә ашырылачак

Велосипедны прокатка бирү бәясе ярты сәгатькә 10 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Әлмәттә велоинфраструктураның өченче этабын гамәлгә ашыру кысаларында велосипедларны прокатка бирү буенча социаль проект гамәлгә ашырылачак. Аның бәясе ярты сәгатькә 10 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта шәһәр мэры Айрат Хәйруллин журналистлар белән очрашу вакытында хәбәр итте.
 
«Бүген шәһәрдә 4 меңгә якын кеше көн саен велосипедта йөри. Аларның саны артачак кына, чөнки кешеләр сәламәт һәм актив булырга тели. Шәһәрдә яңа система гамәлгә ашырылачак, бу – «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов бүләге. Әлеге проект Әлмәттә яшәүче һәркемгә велосипедны прокатка алу мөмкинлеген бирәчәк. Моннан мәктәп укучылары да файдалана ала», – диде шәһәр мэры. 
 
Шуннан соң Айрат Хәйруллин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов белән бергә, яңа велосипедларны күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot